«Өлкәннәр декадасы 2022» бәйрәме кысаларында 2022 елның 8 октябрендә Балык Бистәсе штп Владимир Геннадьевич һәм Александра Петровна Әминевлар гаиләсен котлау оештырылды.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ислямов Радик Рәмис улы Әминевлар гаиләсен 55 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Владимир Геннадьевич һәм Александр Петровнага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әминевлар гаиләсе өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бүләк әзерләделәр.