2022 елның 7 октябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Филеневлар гаиләсе Александр улы Василий һәм Михаил кызы Светлана гаилә тормышының алтын юбилярларын котлау тантанасы узды. Филеневларга карап күрәсең бер-берсен ничек яратырга һәм кайгыртырга кирәклеген.
Чөнки 50 ел бергә яшәгәннән соң да, аларның күзләредә никахлашу көнендәге кебек мәхәббәт һәм бәхет белән тулы бит. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр лаеклы белем алып үз балаларын ата-аналар үрнәгендә тәрбияләр. Бу гаиләдә һәрвакыт үзара аңлашу, үзара ярдәмләшү, ата-аналар һәм балалар арасындагы бер-берсен хөрмәт итү.
Бергә яшәүләренә 50 ел тулу уңаеннан Филеневларның исемнәре «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, тынычлык һәм озак еллар бергә бәхетле тормыш теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.