Яшел Үзән ГХАТ бүлегендә юбилярларны котлау тантанасы!

2022 елның 7 октябре, җомга

Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: ул беркайчан да сүнми һәм еллар узу белән кадерлерәк була. Алтын туй юбилее, илле ел бергә яшәү - гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе!

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Латфуллиннар Вил Ханнан улы һәм Асия Абдулла кызы гаиләсенең «алтын» юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Бу көнне, 50 ел элек сыман, бәхетле юбилярлар да Мендельсон туй маршы астында залга керделәр. Алар юбилярлар китабында үз имзаларын куеп бер-берсен «алтын үбү» белән котладылар. Матур вакыйганы юбилярларның балалары һәм оныклары бүлеште. Юбилярларга Татарстан Республикасы Яшел Үзән  муниципаль районы башлыгы М. П. Афанасьевның рәхмәт хаты тапшырылды һәм аларга изге теләкләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International