Бүген ГХАТ Идарәсе белгечләре Хәлиуллиннар гаиләсен тормыш юбилее белән котладылар Нәгыйм Абдулла улы белән Зиләрә Шакир кызы бергә 67 ел гомер иткәннәр. Мондый озын гаилә тормышын могҗиза дип атарга мөмкин. Шуңа да бу юбилейны тылсымлы туй дип атыйлар.
Нәгыйм Абдулла улы белән Зиләрә Шакир кызы – яшь буынга үрнәк булып торырдай шәхесләр. Алар – хезмәт ветераннары, бергә кушып санасаң 90 елдан артык эшләгәннәр. Нәгыйм Абдулла улы – тыл ветераны.