Бөгелмә районында туучылар саны

2022 елның 9 октябре, якшәмбе

9 айда Бөгелмә муниципаль районында 566 бала туган, шуларның 278е – малай һәм 288е – кыз. Беренче бала 207 гаиләдә туган, икенче бала 205 гаиләдә туган, беренче тапкыр 111 гаилә күп балалы гаилә статусын алган. Дүртенче һәм аннан соңгы балалар 42 гаиләдә туган.

Баланың иң зур гәүдә авырлыгы – 4415г, ә иң кечкенә бала авырлыгы – 2070г. Иң популяр исемнәр -– Никита, Артем, Ева, Милана. Иң гадәти булмаган исемнәр рәтендә – Даян, Эльяна, Теона исемнәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International