Нурлат шәһәренең Мәдәният сарае сәхнәсендә зур бәйрәм концерты узды. Ул өлкән буын кешеләренә багышланган декаданың дәвамы буларак оештырылды. Бу көнне 10 сентябрьдә гаилә коруларының алтын туйларын билгеләп үткән Нәкыф Мифтахович һәм Наҗия Кәлимулла кызы Шәйхиевләр гаиләсен дә сәхнәдә хөрмәтләделәр.