Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Нурмиевлар гаиләсендә дөньяга килгән балага исем кушу тантанасы узды.
Илназ белән Алия улларын Кәрим дип атадылар, фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә бу исем «киң күңелле», «мәрхәмәтле» дигәнне аңлата. Кәрим - гаиләдәге икенче бала, яшь әти-әни Әмирә исемле өч яшьлек кызларын тәрбияләп үстерәләр.