9 айда Бөгелмә муниципаль районында 566 бала туган, шуларның 278е – малай һәм 288е – кыз. Беренче бала 207 гаиләдә туган, икенче бала 205 гаиләдә туган, беренче тапкыр 111 гаилә күп балалы гаилә статусын алган. Дүртенче һәм аннан соңгы балалар 42 гаиләдә туган.
Нурлат шәһәренең Мәдәният сарае сәхнәсендә зур бәйрәм концерты узды. Ул өлкән буын кешеләренә багышланган декаданың дәвамы буларак оештырылды.
«Өлкәннәр декадасы 2022» бәйрәме кысаларында 2022 елның 8 октябрендә Балык Бистәсе штп Владимир Геннадьевич һәм Александра Петровна Әминевлар гаиләсен котлау оештырылды.
Бүген ГХАТ Идарәсе белгечләре Хәлиуллиннар гаиләсен тормыш юбилее белән котладылар Нәгыйм Абдулла улы белән Зиләрә Шакир кызы бергә 67 ел гомер иткәннәр.
2022 елның 7 октябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Филеневлар гаиләсе Александр улы Василий һәм Михаил кызы Светлана гаилә тормышының алтын юбилярларын котлау тантанасы узды. Филеневларга карап күрәсең бер-берсен ничек яратырга һәм кайгыртырга кирәклеген.
Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: ул беркайчан да сүнми һәм еллар узу белән кадерлерәк була. Алтын туй юбилее, илле ел бергә яшәү - гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе!
2022 елның 07 октябрендә Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зарипова Миләүшә Фатыйх кызы һәм Нәгыймова Рузалия Мирзахан кызы катнашында Гаилә белеме дәресе үтте.
Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы булды. Өлкәннәр көне – безнең өчен кадерле кешеләр-әниләребез һәм әтиләребез, әби-бабаларыбыз көне. Бу көн – кеше зирәклеге, җитлеккәнлеге, күңел юмартлыгы көне.
Халыкара елмаю көне якыннарына яхшы кәеф бүләк итү өчен әйбәт сәбәп.
Бүген Түбән Кама Никахлашу сараенда хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар белән 2 никах теркәлде. Егетләрне махсус язылышыр өчен Казаннан бер көнгә өйләренә җибәрделәр.