Халык белән эшләүче оешмалар өчен килүчеләрнең куркынычсызлыгы - барысыннан да өстенрәк. Бүген ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова коллектив өчен янгынга каршы инструктаж уздырды. Ул барлык хезмәткәрләргә аларның янгын килеп чыккан очрактагы вазифаларын хәтерләтте һәм янгын сүндерүче белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген күрсәтте.
Гөлназ Илдус кызы янгын чыккан очракта оешма хезмәткәрләренең һәм сүндерүдә катнашучы кешеләрнең гамәлләре беренче чиратта халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, аларны эвакуацияләүгә һәм коткаруга юнәлтелергә тиешлеген билгеләп үтте.