Матур көнне никахны теркәү

2022 елның 22 октябре, шимбә

22.10.2022 елның матур датасында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Филарет белән Динараның рәсми никахлары бәйләнде. Тантана ГХАТ бүлегенең теркәү залында яшь парның әти-әниләре һәм дуслары даирәсендә узды.

Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхретдинова өйләнешүчеләрне җылы тәбрикләде, аларга озын, бәхетле гомер теләде, Татарстан Республикасы Президенты, район җитәкчелеге котлауларын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International