Көзнең матур 22.10.22 датасында Мамадыш районы 4 бәхетле гаиләгә тулыланды

2022 елның 22 октябре, шимбә

Әлбәттә парлар өчен бу көн очраклы түгел, популяр көнне яшьләр никахларының аеруча нык һәм таркалмас булуыена ышанып сайлаганнар.

Язылышучы парлар да Мамадыш районына хас булганча төрледән килгән. Әрмән-әрмән, әрмән-рус, керәшен-татар, татар-татар – районыбызның күпмилләтле җирлек булуы демография күрсәткечләрендә дә ачык чагыла. Кияүләрнең берсе – чит ил гражданы.

Иң яшь кәләшкә – 25, кияүгә – 31. Иң өлкән кияү белән кәләшкә – 47 һәм 46 тулган.

Безнең бүлеккә бары сөенечле хәбәрләр белән килеп, алтын туйларыгызга кадәр тигез һәм матур торыгыз, – дип җылы теләкләрен белдерде ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Әлфәт кызы яңа гаилә тормышына аяк баскан яшь парларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International