2022 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алтын юбилярларны котлау тантанасы узды.
Юрий Александрович һәм Галина Васильевна Комсомол съездында танышалар, танышканнан соң 2 сәгать узгач Юрий, син минем хатыным булырсың, дип әйтә. Галина мондый кыю сүзләрдән көлә һәм съезд тәмамлангач, яшьләр Татарстанның төрле якларына тарала. Берникадәр вакыттан Галинаның тәрәзә каршында мотоцикллы яшь егет пәйда була. Менә шулай көннән аларның гаилә тормышы башлана.
Аларны шушы тантаналы көн белән балалары, оныклары һәм оныкчыклары котлады. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларга Мактаулы таныклык тапшырды.