Октябрь аен борынгы заманда «туй мәҗлесе» дип атаганнар. Тарих һәм билгеләр буенча октябрь - гаилә кору өчен иң уңайлы айларның берсе. Ә быел октябрьдә никахны теркәү өчен матур дата туры килә. Матур даталарны истә калдыру җиңелрәк. Шуңа күрә еш кына туйларны шул көннәргә билгеләргә тырышалар.
Әйтик, 22.10.2022 Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 пар өйләнеште. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәр парны онытылмаслык көн белән котладылар. Гаилә тормышы шундый ук якты, бәхетле һәм уңай эмоцияләр белән тулы булуын теләделәр!