Октябрь аенда тагын бер матур дата

2022 елның 22 октябре, шимбә

Бүген 2022 елның 22 октябрь аенда яңа өйләнешүче парлар матур дата сайлап, тормышларының онытылмаслык иң кадерле мизгелләрен кичерәләр. Алтын көз вакытында табигать үзе бер рухи бәйрәмне булдырырга булыша. Көзге туйлар җылылык һәм матурлык белән тулы, табигать гаилә альбомнары өчен тылсымлы рәсемнәр бирүче искиткеч палитра белән буялган.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2022 елның 22 октябрь аенда 12 бәхетеле пар үзләренең никахларын теркәделәр.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны истәлекле вакыйга, гаилә корулары белән котлыйлар. Бер-берегезне яратыгыз, хисләрегезне сүндермәгез, саклагыз. Сезнең гаиләгез бәхет, мәхәббәт һәм наз белән тулып торсын. Йортыгызны бәрәкәт ташлап китмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International