ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бергә – гомергә!tc "Бергә – гомергә!"

Урта Курса авыл җирлегендә төрледән–төрле кызыклы чаралар булып кына тора. Әле менә илле елдан артык бергә гомер иткән парлар хөрмәтенә үткәрелгән “Пар канатлар” дигән кичә дә тиз генә онытылмас.

Әлеге җирлеккә кергән авылларда алар — 9 пар. Алып баручылар — Урта Курса мәдәният йорты директоры Равия Гатауллина, укытучы Наил Шәфигуллин һәркайсына җылы сүзләрне кызганмадылар. Югары Курса авылында икесе бер елны, бер үк көнне туып, яшьлек таңында гомергә бергә булырга вәгъдәләр биреп, 60 ел бергә иңне–иңгә куеп яшәүче искит-мәле Мөкәрәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовлар гаиләсе яши. Бүгенге көндә аларның өч малай, алты кыз һәм кияү, ике киленнәре, уналты оныклары, ике оныкчыклары бар. Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апаны бабай белән әби дияргә тел дә әйләнми. Рәфкать абый егетләрчә җитезлек белән кузгалып китеп, гармунга кушылып җырлап җибәрде, Мөкәрәмә апа, яшь кызлар кебек, татар халык биюен биеп күрсәтте. Кичә дәвамында Югары Курса егетләре авыл кызларын беркемгә дә бирмәгәннәр ахрысы, дигән фикер туды. 

    25 октябрь көнне Түбән Кама ЗАГС бүлегендә Тимеровлар гайләсенең  алтын юбилее тантаналы рәвештә үткәрелеп узды.

       Рафаиль әфәнде белән Фәүзия ханым Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәрендә танышалар һәм шунда ук 1963 елның 21 октяберендә чәчләрен-чәчкә бәйлиләр.

Тиң парларын эзләүчеләр өчен Мамадыш җирлегендә үз эшчәнлеген 2013 нче елның сентябрь аенда башлап җибәргән “Танышулар клубы” ялгыз ирләр һәм хатын-кызлар арасында көннән -көн популярлаша бара.

Бүгенге көндә клубның базасында 500 дән артык ялгызак турында тулы мәгълүмат бар, йөздән артык анкета тутырылган. Алты пар инде танышып өлгергән.


25
октябрь, 2013 ел
җомга

Наил Шамил улы Кәрам абыйга бүләкләр һәм “Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы“ исемен бирү түрында таныклык та тапшырды.

- Шундый игътибар, хөрмәт күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт, - диде Кәрам Нуриман улы. - Кызганыч, бүген хезмәт кешесенең кадере юк. Дөресен генә әйткәндә, авылда эшләргә кеше дә калмады. Безнең авылдагы хуҗалыкның бүгенге хәлен күреп, йөрәкләр әрни. Күпме кешенең хезмәтен юкка чыгаралар. Без бит бөтен авыл белән ул фермаларны, гаражларны төзедек. Ә хәзер аларны җимерәләр. Ул бит халык байлыгы, аны сакларга кирәк.

Шәһәребездэ «алтын» һэм «бриллиант» юбилярларны котлау  яхшы гадәткә әйләнде. 2013 елның 24 октябрь аенда Казан шәһәре Идел буе районының ГХАТ бүлегендә 13 гайләне тәбрик иттеләр (бары октябрь аенда 55 гаиля  «бриллиант» һәм «алтын» юбилейларын уздырды). Тантананың сәбәпчеләре туганнары һәм якыннары арасында котлаулар кабул иттеләр. Гайлә парларына Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата буләк тапшырылды.

Шәһәребезнең мәртәбәле кешесе, ООО “КЭСП” заводының ветераны Федор Иванович Типтяровның 80 яшьлек юбилее Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 24 октябрь көнне билгеләнеп узды.

Федор Иванович Типтяров-бик катлаулы һәм шул ук вакытта төрле вакыйгаларга  үтә дә бай, кызыклы тормыш юлы үткән шәхес. Шушы көннәрдә 80 яшьлеген билгеләп  үтүенә дә карамастан  Федор абый “Камэнергострой” предприятиесе белән бәйле вакыйгаларның үзәгендә кайный. Менә инде 30 елдан артык ул ООО“КЭСП”ның Ветераннар Советын җитәкли.  Юбилярны котлап әйткән сүзендә, шәһәребезнең Ветераннар Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Наговицина Федор Типтяровның Түбән Кама  Ветераннары Советын оештыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез зур дип билгеләп үтте.  Юбиляр адресына яңгыраган җылы сүзләрнең беришесе ООО “КЭСП” предприятиесенең директоры Ринат Хәйруллин тарафыннан әйтелде. Ул Федор Ивановичка истәлекле бүләк белән чәчәкләр бәйләмен тапшырды.  


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз-корыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.  Яхшы гаилә - саф чык тамчысы кебек, кеше өчен зур бәхет. Пар канатлы, һәрьяктан үрнәк гаиләләрнең берсе – Никола Николай улы һәм Раиса Семен кызы Кузнецовлар гаиләсе «бриллиант» юбилейларын бәйрәм иттеләр. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

Николай Николай улы җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы терәк. Үз балаларына, оныкларына тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз.

Бүген, 2013 елның 22 октябрендә Яңа Савин район ЗАГС бүлегендә 6000-меңенче яңа туган бала теркәлде. Яшиннар гаиләсендә икенче малай дөньяга килде. Әтисе белән әнисе нарасыйга Ярослав дигән исем куштылар. Без аларга исәнлек-саулык, уңышлар, бәхетләр телибез.

Безнең әби-бабайларыбызның борынгы заманнардан бик күркәм гадәт-йолалар, кирәкле шөгелләр сакланын килә. Шуларның берсе өмәләр. ЗАГС хезмәткәрләре 19 октябрь көнне оешкан төстә омәгә чыктылар. Безнең максат – үзебез эшләгән урынны матур һәм  чиста тоту!


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

21 октябрендә Верхний Услон районында исем кушу уткәрелде. Миша хэм Наташа! Сезне Макыл авылы идарэсе улыгыз туу белэн ихлас котлый. Улыгыз  эти-энисен куандырып, игелекле,  бэхетле, узегез кебек тапкыр, акыллы, кешелекле, сау-сэлэмэт булып уссен. Шатлыгыгызны уртаклашабыз! Узегез дэ сау-сэламэт яшэп, балагызнын рэхэтен курегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International