Бергә – гомергә!tc "Бергә – гомергә!"
Урта Курса авыл җирлегендә төрледән–төрле кызыклы чаралар булып кына тора. Әле менә илле елдан артык бергә гомер иткән парлар хөрмәтенә үткәрелгән “Пар канатлар” дигән кичә дә тиз генә онытылмас.
Әлеге җирлеккә кергән авылларда алар — 9 пар. Алып баручылар — Урта Курса мәдәният йорты директоры Равия Гатауллина, укытучы Наил Шәфигуллин һәркайсына җылы сүзләрне кызганмадылар. Югары Курса авылында икесе бер елны, бер үк көнне туып, яшьлек таңында гомергә бергә булырга вәгъдәләр биреп, 60 ел бергә иңне–иңгә куеп яшәүче искит-мәле Мөкәрәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовлар гаиләсе яши. Бүгенге көндә аларның өч малай, алты кыз һәм кияү, ике киленнәре, уналты оныклары, ике оныкчыклары бар. Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апаны бабай белән әби дияргә тел дә әйләнми. Рәфкать абый егетләрчә җитезлек белән кузгалып китеп, гармунга кушылып җырлап җибәрде, Мөкәрәмә апа, яшь кызлар кебек, татар халык биюен биеп күрсәтте. Кичә дәвамында Югары Курса егетләре авыл кызларын беркемгә дә бирмәгәннәр ахрысы, дигән фикер туды.
Наилә һәм Рәфкать Әхмәтовлар да Югары Курсаныкылар. Әхмәтовлар гаиләсе дә гомер буе әлеге җирлектә яшәп, хуҗалык, сәүдә эшендә хезмәт куйган. Рәфкать һәм Наилә апа бергә 57 ел гомер иткәннәр, өч кыз, ике малай үстергәннәр. Әлеге парның балалары, кияү–киленнәре, оныклары, сәхнәгә чыгып, кадерле кешеләрен котлаганда залда битарафлар калмагандыр. Рәфкать абый да алдагы парлардан калышмады — гармун моңнарына кушылып, “Арча көен” сузып җибәрде.
Матур, озын гомер юлын кичкән Илсөя һәм Мөдәрис Миңһаҗевлар 53 ел бергә гомер итеп ике малай, ике кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә ике киленнәре, ике кияүләре, 9 оныклары, өч оныкчыклары бар. Балалары барысы да игелекле, тормышта урыннарын тапкан. Барысы да җырга–моңга гашыйк.
Ания һәм Котдус Юнысовлар гаиләсе күптән түгел генә алтын туйларын билгеләп үткән. Котдус абый ерак китеп тормаган — күрше кызына өйләнгән. Бүген аларның өч кызлары, ике кияүләре, биш оныклары бар.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина гомер юлларын шулай матур итеп үтүче апа һәм абыйларга яшьләргә үрнәк булып яшәүләре өчен рәхмәт әйтте.
— Мондый чаралар бик кирәк икән, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова. — Шундый мавыктыргыч кичә, тагын нәрсә булыр икән дип, кызыксынып көтеп утырасың.
Равия һәм Ренат Гатауллиннар башкарган “Парлы чыршылар” җыры, район Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязановның җырлавы бәйрәмгә ямь өстәде.
Бәхетле парларга бүләкләр, чәчәкләр бирделәр, аларның һәркайсы “Дан” китабына кул куйды.