2013 елның 24 октябрь аенда Казан шәһәре Идел буе районының ГХАТ бүлегендә 13 гайләне тәбрик иттеләр

2013 елның 25 октябре, җомга

           Шәһәребездэ «алтын» һэм «бриллиант» юбилярларны котлау  яхшы гадәткә әйләнде. 2013 елның 24 октябрь аенда Казан шәһәре Идел буе районының ГХАТ бүлегендә 13 гайләне тәбрик иттеләр (бары октябрь аенда 55 гаиля  «бриллиант» һәм «алтын» юбилейларын уздырды). Тантананың сәбәпчеләре туганнары һәм якыннары арасында котлаулар кабул иттеләр. Гайлә парларына Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата буләк тапшырылды.

               Гайлә төзеп һәм аны саклап калып юбилярлар тормыштагы иң мөһим максатны утәделәр. Юлларында очраган авырлыкларга да карамыйча йорәк җылысын саклап калдылар. Юбилярларга озак елларга тазалык, балалары һәм оныклары белән бергә бәхетле тормыш телибез. Тантана бер кемне дә битараф калдырмады. Юбилярлар узләренең гайләләрендә булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр,гайлэ ныклыгы серләре белән булештеләр. Бәйрәм бик дулкынландыргыч узды һәм катнашучылар йорәгендә озак сакланыр дип өмет итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International