2013 елның октябрь аенда Гаптелмәҗит Гаптелхәмит улы һәм Сания Шараф кызы үзләренең ярты гасыр бергә яшәвенә багышланган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм Шомбыт авыл клубында үтте. Зал туганнар, авыл халкы һәм авыл яшьләре белән тулган иде. Вәлиевлар үрнәк һәм күп балалы гаиля. Гаптелҗмәҗит абый һәм Сания апа 8 бала үстерделәр. Гаптелмәҗит абый хезмәт юлын колхозда тракторчы булып башлап җибәргән , ә 1973 елдан лаеклы ялга чыкканчы Шомбыт урман хуҗалыгынды сагыз сызучы булып эшләгән. Сания апа 14 яшьтән сыер савучы булып эшләгән, ә аннары ире белән Шомбыт урман хуҗалыгынды сагыз җыючы булып хезмәт итте. Ирле-хатынлы икесенә бергә күп мактау кагәзләренә лаек булганнар. Икесе дә “Хезмәт ветераны” исемен йортәләр. Сания апа “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Гаптелмәҗит абый белән Сания апа 7 оныкның яраткан бабай белән әбиләре булып яшиләр.
31.10.2013 муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.
Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Морадимовлар, Касыймовлар, Хәйруллиннар, Шәйбулатовлар, Лотфуллиннар, Мөхәммәтшиннар, Мирашниченко, Шеяновлар, Айтугановлар гаиләләре килгән иде. Сертификат алучылар Куйбышев Затон штп, Кама Тамагыштп, Варварино, Кече Бортас һәм Красновидово авылларында яшиләр. Күптән түгел генә дөньяга килгән сабыйлар гаиләләргә шатлык китереп кенә калмыйча, җәмгыятьнең яшь гражданнары да булды.
2013 елның 31 октябренда Яшел Үзән районы Осиново авыл җирлегендә 50 ел татулыкта тормыш юлы узган Архиполар һәм Устиновлар гаиләсен сәламләделәр. Анастасия Дмитрий кызы Архипова һәм Лилия Ивановна Устинова 30 елдан артык Осиново авыл мәктәбендә укытучылар булып эшләгәннәр. Шуңа күрә, юбилярларны котларага бик күп укытучылар килгән иде. Аларның гаилә һәм хезмәт юллары авылдашалар өчен үрнәк булып тора. Авыл кулҗтура йорты ансамбле чыгышы куңелләрне дулкынландарды. Осиново авыл җирлеге башлыгы юбилярларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Яшел дулкын" акциясендә ЗАГС бүлеге дә читтә калмады. 26 октябрь көнне язылышкан Маннановлар гаиләсе тормышларын "Чулман-Су" мәдәният үзәге территориясенде агач утыртудан башлап жибәрделәр. Яшь пар поселогыбызны яшелләндерүдә үзләреннән өлеш кертүләренә бик шат калды.
«Яшел дулкын» акциясе старт алганнан бирле Кама Аланы поселогында 1100 чыршы үсентеләре утыртылды.
Бүген 29 октябрьда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә хокук белемнәре мәктәбенең чираттагы дәресе уздырылды. “Гаилә тормышы нигезләре” темасана багышланган дәресне ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова һәм 4 нче санлы мәктәп укытучысы А.Мухаррамова алып барды. 10 сыйныф укучылары белән очрашуда никах һәм гаилә темасына әңгәмә алып барылды, балалар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, архив белән танышты.
Яшь гаиләләргә ярдәм итү, аларга тормыш итәрлек, балаларны үстерә һәм тәрбияли алырлык шартлар булдыру – Мамадыш муниципаль районы хакимиятенең төп бурычларының берсе.
28 нче октябрьдә Мамадыш шәһәрендә 3 яңа йортта, барлыгы 90 фатир файдалануга тапшырылды. Бәхетле хуҗаларга фатир ачкычларын район башлыгы Анатолий Иванов шәхсән үзе тапшырды.
Белгечләрнең квалификациясен, Түбән Кама муниципаль районы халкына дәүләт хезмәте күрсәтүне тагын да югарырак баскычка күтәрү, мәркәзебез Казаннан булган коллегаларыбыз белән очрашу һәм һөнәри “ЗАГС” журналы битләрендә тәҗрибә уртаклашу - әлеге эшләрнең барысы да Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре тарафыннан уңышлы гына башкарылып килә.
Мамадыш муниципаль районының берничә авыл җирлеге башлыклары һәм сәркәтипләре район җыелма командасы составында 25 нче октярбьдә Алабуга шәһәрендә старт алган муниципаль хезмәткәрләр арасында узучы икенче республика Спартакиадасында район данын яклыйлар.