Яшь гаиләләргә ярдәм итү, аларга тормыш итәрлек, балаларны үстерә һәм тәрбияли алырлык шартлар булдыру – Мамадыш муниципаль районы хакимиятенең төп бурычларының берсе.
28 нче октябрьдә Мамадыш шәһәрендә 3 яңа йортта, барлыгы 90 фатир файдалануга тапшырылды. Бәхетле хуҗаларга фатир ачкычларын район башлыгы Анатолий Иванов шәхсән үзе тапшырды.
Фатир хуҗаларының төп өлеше – “Социаль ипотека” программасында катнашучы яшь гаиләләр. Киләчәктә бу йортларның ишегаллары балаларның шатлыклы елмаю-көлү тавышлары белән тулыланыр, яңа фатирлар бәхетле гаилә томышы белән кайнап торыр дип ышанасы килә.