2013 елның 5 ноябрендә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегендә баланың тууын дәүләти теркәү белән бәйле йола узды – балага исем кушу. Тухватуллиннар һәм Гавриловлар гаиләләрендә искиткеч вакыйга булды – икенче балалары Сабина һәм Олеся туды!
Безнең Татарстан матур тәбигате, ягымлы халкы һәм тарихый ураннары белән бай төбәк. Шуларның берсе: изге җир – Болгар җире. Балык Бистәсе ГХАТ булегенең эшчеләре Башкарма комитеты берлегендә Татарстан Конституция көнендә Болгар җиренә барып кайтты.
2013 елның 7 ноябрендә Алабуга муниципаль районы администрациясендә терроризмга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта барлык бюджет оешмаларында (шул исәптән ЗАГС бүлегендә) бу өлкәдә алып барылган чараларның үтәлеше тикшерелде.
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре 6 ноябрь көнне булып узган никах теркәү тантаналары вакытында яшь парларны котлап, аларга Татарстанның төп законы Татарстан Республикасының Конституциясен тапшырдылар.