Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре тәҗрибә уртаклаша.

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Белгечләрнең квалификациясен, Түбән Кама муниципаль районы халкына дәүләт хезмәте күрсәтүне тагын да югарырак баскычка күтәрү, мәркәзебез Казаннан булган коллегаларыбыз белән очрашу һәм һөнәри “ЗАГС” журналы битләрендә  тәҗрибә уртаклашу - әлеге эшләрнең барысы да Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре  тарафыннан уңышлы гына башкарылып килә.

Узган атнада  Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре тәҗрибә уртаклашу, танталалар бүлегенең эшен оештыру тәртибе белән танышу максаты белән Казан шәһәренең Яңа-Савин  һәм Киров районнарының ГХАТ бүлекләрендә булып кайтты. Шәһәребез белгечләрен иң кызыксындырганы казанлыларның көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларны ничек итеп билгеләп үтүләре булды. Үз чиратларында безнең белгечләребез “Яшь гаилә мәктәбенең” эшләү принципларын, ГХАТ идарәсе базасында  уздырыла торган “Семъеведение” дәресләрен оештыру буенча үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Моннан тыш һөнәри “ЗАГС” журналының агымдагы елның 7нче һәм 10нчы номерларында Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре  тарафыннан язылган ике сценарий һәм зур гына мәкәлә дөнья күрде. Гомумән, белгечләрнең квалификацияләрен күтәрүенә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә зур игътибар бирелә.  Август ахырында гына ГХАТ идарәсенең баш белгече Галина Кузнецова Рәсәй Федерациясенең юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсендә стажировка үтеп кайтып, тәҗрибәсе белән гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия булган авыл җирлеге сәркатипләре белән уртаклашты. 

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре башкалыбызда хезмәт куючы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашуга нигезләнгән мондый очрашуларның даими рәвештә  үткәрелергә тиешлеген ассызыклап, казанлыларга рәхмәтләрен җиткереп кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International