30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Сәяси репрессияләрдә зыян күрүчеләр өчен бу көн кайгы һәм хәтер көне. Алар төрле кешеләр, әмма аларны бер нәрсә - фаҗигале үткәннәр турында хатирәләр берләштерә. Чөнки сәяси эзәрлекләүләргә интеллигенция дә, эшчеләр дә, хәрбиләр дә, төрле дини конфессия вәкилләре дә дучар булган. Сәяси репрессия дулкыны Буа районын да читләтеп үтмәгән. Районның меңләгән кешесе наһакка рәнҗетелеп, еллар буе “халык дошманы” клеймасын күтәреп йөрергә мәҗбүр булган. Бүген ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Буа шәһәрендә яшәүче Хава Шакирҗан кызы Залалованы котладылар. ГХАТ бүлеге җитекчесе Г.М.Хакимова район башлыгы А.К.Айзетуллов исеменнән Хава апага сәламәтлек, имин тормыш теләп, чәчәк һәм бүләкләр тапшырды. Шунысы куанычлы, районның иң мөхтәрәм гаиләләренең берсе булган Гали абый һәм Хава апа Залаловлар шушы көннәрдә үзләренең гаилә корып 56 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр. Буа районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларны бу уңайдан тәбрикләп, тагын дүрт елдан үзләренең “Бриллиант туйларын”билгеләп үтәргә чакырдылар.