Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2000 нче никах теркәлде.

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 30 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашу турында 2000 нче  номерлы акт төзелде. Әлеге символик номерга ия булган никах теркәү турындагы актка  Николай Иванов  белән Анастасия Гуртаева  кул куйды. Түбән Кама  муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгече Алсу Нәбиуллина никах теркәү тантанасы вакытында әлеге яшь парның игътибарын  символик санга юнәлтеп, кияү белән кәләшкә бәхет-шатлык, озын тигез тормыш, мәхәббәт телэде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International