31.10.2013 муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

 31.10.2013  муниципаль район башкарма комитетының  ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру  тантанасы булды.

Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Морадимовлар, Касыймовлар, Хәйруллиннар, Шәйбулатовлар,  Лотфуллиннар, Мөхәммәтшиннар, Мирашниченко, Шеяновлар, Айтугановлар гаиләләре килгән иде. Сертификат алучылар Куйбышев Затон штп, Кама Тамагыштп, Варварино, Кече Бортас һәм Красновидово авылларында яшиләр. Күптән түгел генә

дөньяга килгән сабыйлар гаиләләргә шатлык китереп кенә калмыйча, җәмгыятьнең яшь гражданнары да булды.

Катнашучылар алдынд акотлау сүзе белән МР башлыгы урынбасары ГазинурГабидуллин чыкты.

Кама Тамагы  һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов ана капиталын файдалану мөмкинлекләре белән таныштырды.

Муниципаль район башкарма комитетының  ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Елена Халикова бәхетле ата-аналарны котлап, аларга сәламәтлек, гаиләиминлеге һәм бәхет теләде. “Дәүләт кайгыртуы эзсез узмас, ул хатын-кызлар йөрәгендә яклау табар Һәм районда демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирер,  дип ышанам”, – диде Елена Тудимир кызы.

Ахырдан кунакларның барысына да истәлекле бүләкләр, пенсия фондыннан мәгълүматлар буклеты, шулай ук район яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүгенге көнгә ана капиталы сертификатын районда яшәүче  75 гаилә алган, ә узган ел мондый дәүләт яклавын 74 гаилә алган булган.

2013 елда  ана капиталы 408960 сум 50 тиен.

“Без барлык гаиләләргә дә иминлек, тынычлык, уңайлыклар телибез,  кайгы-борчулар артта калып, йортыгызга  шатлыккына килсен”, – дидеГазинур  Әүхәт улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International