Шәһәребезнең мәртәбәле кешесе, ООО “КЭСП” заводының ветераны Федор Иванович Типтяровның 80 яшьлек юбилее Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 24 октябрь көнне билгеләнеп узды.
Федор Иванович Типтяров-бик катлаулы һәм шул ук вакытта төрле вакыйгаларга үтә дә бай, кызыклы тормыш юлы үткән шәхес. Шушы көннәрдә 80 яшьлеген билгеләп үтүенә дә карамастан Федор абый “Камэнергострой” предприятиесе белән бәйле вакыйгаларның үзәгендә кайный. Менә инде 30 елдан артык ул ООО“КЭСП”ның Ветераннар Советын җитәкли. Юбилярны котлап әйткән сүзендә, шәһәребезнең Ветераннар Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Наговицина Федор Типтяровның Түбән Кама Ветераннары Советын оештыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез зур дип билгеләп үтте. Юбиляр адресына яңгыраган җылы сүзләрнең беришесе ООО “КЭСП” предприятиесенең директоры Ринат Хәйруллин тарафыннан әйтелде. Ул Федор Ивановичка истәлекле бүләк белән чәчәкләр бәйләмен тапшырды.
Федор Иванович белән аның тормыш иптәше Анна Петровна уртак тормышларын 58 ел элек корып җибәргән. Аларның гаилә бишегендә якты дөньяга 5 бала аваз сала. Бүген гаилә учагының яктылыгы һәм җылысыннан 6 онык һәм 6 торын дәрт–дәрман алып яши. Әлеге өлкән парга музыкаль бүләк итеп аларның балалары керәшеннәрнең халык җырын башкарды. Ә инде оныклар тарафыннан әйтелгән җылы, искиткеч назлы сүзләр, әби белән бабайның күзендә яшь бөртекләре ялтырауга сәбәпче булды.
Федор Иванович Типтяров Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотинаның кулыннан гөлчәчәкләр бәйләме һәм котлау адресын зур дулкынлану белән кабул итеп алды.
Федор Иванович Типтяровның 80 яшьлек юбилее шәһәрдәшләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде. Әлеге вакыйга шәһәребез матбугатында яктыртылды.