Тиң парларын эзләүчеләр өчен Мамадыш җирлегендә үз эшчәнлеген 2013 нче елның сентябрь аенда башлап җибәргән “Танышулар клубы” ялгыз ирләр һәм хатын-кызлар арасында көннән -көн популярлаша бара.

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

 

Тиң парларын эзләүчеләр өчен Мамадыш җирлегендә үз эшчәнлеген 2013 нче елның сентябрь аенда башлап җибәргән “Танышулар клубы” ялгыз ирләр һәм хатын-кызлар арасында көннән -көн популярлаша бара.

Бүгенге көндә клубның базасында 500 дән артык ялгызак турында тулы мәгълүмат бар, йөздән артык анкета тутырылган. Алты пар инде танышып өлгергән.

Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шушы проект ярдәмендә табышкан парлар тиздән никахларын теркәргә гариза бирерләр һәм ГХАТ бүлеге каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубының яңа әгъзалары булырлар дип ышанып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International