25 октябрь көнне Түбән Кама ЗАГС бүлегендә Тимеровлар гайләсенең алтын юбилее тантаналы рәвештә үткәрелеп узды.

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

    25 октябрь көнне Түбән Кама ЗАГС бүлегендә Тимеровлар гайләсенең  алтын юбилее тантаналы рәвештә үткәрелеп узды.

       Рафаиль әфәнде белән Фәүзия ханым Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәрендә танышалар һәм шунда ук 1963 елның 21 октяберендә чәчләрен-чәчкә бәйлиләр.

        Ничә еллар буена иңне –иңгә куеп, катлаулы һәм купкырлы тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Нәсел агачын давам итәр өчен акыллы, тәуфиклы, мәрхәмәтле балалар үстерәләр. Аларның гайлә бишегендә ике малай һәм бер кыз дөньяга килә. Бүгенге көндә әбием-бабам диеп кочаклап яратыр 4  оныклары бар.  Балалары , оныклары юбилярларның тормышларына ямь, шатлык-куаныч кына биреп яшиләр.

       Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсе үз чиратында Тимеровлар гаиләсен 50 еллык юбилейлары белән котлап, аларга исәнлек-саулык, ак бәхетләр теләп, Йола тантаналары йортының истәлек таныклыгын, Һәм Зөбәртәҗәт туйларына чакыру тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International