Пар канатлы, һәрьяктан үрнәк гаиләләрнең берсе – Никола Николай улы һәм Раиса Семен кызы Кузнецовлар гаиләсе «бриллиант» юбилейларын бәйрәм иттеләр

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

Гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз-корыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.  Яхшы гаилә - саф чык тамчысы кебек, кеше өчен зур бәхет. Пар канатлы, һәрьяктан үрнәк гаиләләрнең берсе – Никола Николай улы һәм Раиса Семен кызы Кузнецовлар гаиләсе «бриллиант» юбилейларын бәйрәм иттеләр. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

Николай Николай улы җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы терәк. Үз балаларына, оныкларына тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз.

Ә Раиса ханым, бу зур гаиләгә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче зат.

Алар күз нурларын түгеп һәм күпме йокысыз тоннәр үткәреп 2 бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International