24 ноябрьдә Апас районының Чирмешән авылы мәдәният йортында өч һәм аннан да күбрәк бала табып үстергән аналарны бәйрәм табынына җыйдылар. Аларны бәйрәм белән Чирмешән авыл җирлеге җитәкчесе Л.Т.Нәҗмиева тәбрикләде. Бәйрәм өстәле артында гаилә кыйммәтләре,мөнәсәбәтләре, балаларны тәрбияләү нечкәлекләре турында эчкерсез сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу булды. Кунакларны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең матур чыгышлары белән сәламләделәр.
Юбилярларны олы бәйрәм көнендә муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина өйләренә барып, бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде.
Әниләр көне бәйрәме алдыннан Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында туу турында таныклыклар тапшыру чарасы уздырылды. Бу чарада Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сагдиева И.И., Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортының баш табибы Голованов В.А., ГХАТ бүлеге һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре катнашты. Бәхетле әти-әниләргә туу турында таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.