24 ноябрьдә Апас районының Чирмешән авылы мәдәният йортында өч һәм аннан да күбрәк бала табып үстергән аналарны бәйрәм табынына җыйдылар.

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрьдә Апас районының Чирмешән авылы мәдәният  йортында өч һәм аннан да күбрәк бала табып үстергән аналарны бәйрәм табынына җыйдылар. Аларны бәйрәм белән Чирмешән авыл җирлеге җитәкчесе Л.Т.Нәҗмиева тәбрикләде. Бәйрәм өстәле артында гаилә кыйммәтләре,мөнәсәбәтләре, балаларны тәрбияләү нечкәлекләре турында эчкерсез сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу булды.   Кунакларны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең матур чыгышлары белән сәламләделәр.

  Бер атнадан, 1 декабрьдә хатын-кызлар шул ук составта Гатина Әлфия хуҗалыгына җыелдылар. Монда исә халкыбызның милли йоласы – Каз өмәсе булды. Уңган хуҗабикә 50 баш каз үстергән. Кызлар җырлый-җырлый казларны йолкыдылар, аннан юарга чишмә буена төшеп киттеләр. Шул вакытта иң оста пешекчеләр каз маенда коймак кыздырдылар, казның эч-башыннан бәлеш пешерделәр. Өмәчеләр рәхәтләнеп эшләделәр дә, ял да иттеләр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International