4 ноябрҗдә –Әниләр көнендә Апас бала тудыру йортында Чури-Бураш авылында яшәүчеЭлҗвира Ибраһимова икенче тапкыр әни булды. Кызга Язилә дип бик матур татар исеме куйдылар. Яшь гаиләнең бу шатлыгын бала тудыру йорты хезмэткэрлэре белән беррәттән Район ЗАГС бүлеге һәм авыл җирлеге җитәкчеләре дә уртаклашты.
26 ноябрьда Баулы шәһәре бала тудыру йортында туу турында таныклыклар тапшыру чарасы уздырылды. Ахмәтҗановлар, Фатхуллиннар, Гыйләҗевлар һәм Балмасовлар гаиләләрендә икеләтә бәйрәм, чөнки Аналар көнендә аларның гаиләләрендә балалар туды.ГХАТ бүлеге мөдире С.Мурсалимова һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре яшь әниләрне шатлыклы вакыйга белән котладылар. Бәхетле әти-әниләргә туу турында таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмгә бик күп әниләр чакырылган иде. Бу зур бәйрәмне билгеләп үтмәгән ил юктыр, мөгаен. Безнең илдә бу бәйрәм чагыштырмача күптән түгел, 1998 нче елдан бирле бәйрәм ителә.