Гаиләдә бала туу – олы шатлык, шул чакта гына гаилә тулы һәм бәхетле була. Икенче бала туу - икеләтә бәхет. һәрбер ата-ана баласының лаеклы гражданы булып усуен тели. Уз чиратында, дәуләт куп балалы гаиләләрне ана капиталы белән ярдәм итеп тора. 2013 елның 25 нче нояберендә Эниләр бәйрәме уңаеннан Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын тапшырды, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре барлык әниләрне “Эниләр бәйрәме” белән котлады һәм истәлекле бүләкләр - фотоальбомнар тапшырдылар. Ана капиталын таршыру тантанасында муниципаль район депутаты Н.В.Чибинова да катнашты. 5 нче гимназия укучысы Алия Тимершина әниләргә матур жыр буләк итте.
Шуны әйтеп узырга кирәк, 10 айда Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1459 туу турында акт язылды, узган елга караганда 7.6% кубрәк