26 ноябрьда Баулы шәһәре бала тудыру йортында туу турында таныклыклар тапшыру чарасы уздырылды. Ахмәтҗановлар, Фатхуллиннар, Гыйләҗевлар һәм Балмасовлар гаиләләрендә икеләтә бәйрәм, чөнки Аналар көнендә аларның гаиләләрендә балалар туды.ГХАТ бүлеге мөдире С.Мурсалимова һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре яшь әниләрне шатлыклы вакыйга белән котладылар. Бәхетле әти-әниләргә туу турында таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.