65 ел бергә гомер иткән Рамазановлар гаиләсе

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Сугыш башланганда япь-яшь егетләр булган  фронтовикларның язмышы  күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш. Оборона эшләре, комиссариаттан  чакыру кәгазе, хәрби училище, фронттагы катлаулы тормыш, сугышчан дусларны югалту, медсанчасть, озак көтелгән җиңү. Боларның барысы да Ямаширмә авылында яшәүче  Гомәр Рамазанов язмышын да әйләнеп узмаган.

   Гомәр Рамазанов өенә кайтканда аның күкрәге тулы сугышчан орден һәм медальләр була. Ял итеп ятарга туры килми, фронтовик башы-аягы белән колхоз эшенә чума, бригадир, ферма мөдире, сатучы була. Нинди генә эшкә тотынса да, аны намус  белән башкара.

     Ямаширмәгә кайткан елны Гомәр авылдашы Әминәгә  өйләнә. Әминәнең  дә хезмәт  юлы сугыш елларында  башланган. Колхозда  ул иген үстергән, сөт җыючы булган. Тукай  исемендәге колхозда озак еллар хисапчы булып эшләгән, мәктәптә, аннары колхоз ашханәсендә аш пешерүче булган. Ул “Ана даны”, ”Хезмәт ветераны”,  “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән  бүләкләнгән. Менә 65 ел инде  ир белән хатын бер-берсен яратып һәм аңлап  яшиләр,  биш бала үстереп, аларга яхшы тәрбия  биргәннәр.

    Ямаширмәдә Рамазановлар  гаиләсен  хөрмәт итәләр. 3 кызлары һәм 2 уллары  тормышта  лаеклы  урын тапканнар, барысы да үрнәк  гаилә корган. Гомәр абый белән Әминә  апаның 9 оныгы һәм  оныкчыклары бар. Зур гаилә  төп йортта еш җыела.

    Әминә апа белән Гомәр абый Рамазановларны  район күләмендә уздырылган чараларга еш  чакыралар. Яшьләр, укучылар белән очрашалар. Гомәр абый  мәчеттәге намазларны да калдырмаска тырыша, сугышчан иптәшләре рухына дога кыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International