Сарман районы Җәлил бистәсендә гомер кичерүче Нәсимә Камил кызы Скворцова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Ярты гомерен ул балалар тәрбияләүгә һәм аларга белем бирүгә багышлаган. Тормыш иптәше Федор Михаил улы белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә оныклар, оныкчыкларга куанып яши. Юбилярны тәбрикләргә район җитәкчеләре, Җәлил шәһәр тибындагы бистә башлыгы, балалары һәм кунаклар җыелды. Алар үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Алдагы юбилейларын да шулай бергәләп матур итеп каршыларга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International