2013 елның 25 нояберендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты.

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2013 елның 25 нояберендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты.

Бәйрәмгә бик күп   әниләр чакырылган иде. Бу зур бәйрәмне билгеләп үтмәгән ил юктыр, мөгаен. Безнең илдә бу бәйрәм чагыштырмача күптән түгел, 1998 нче елдан бирле бәйрәм ителә.

Чарага килгән барлык аналарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм аның социаль сораулар буеча урынбасары Алена Смирнова тәбрикләде. Тәрбиягә бала алган хатын-кызларга  аерым игътибар бирелде, аларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм җирле үзешчәннәр әзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International