Даниловлар гаиләсендә, Сочида XXII кышкы Олимпия ярышлары ачылу тантанасы көнендә, бәхетле һәм шатлыклы вакыйга - өченче балалары, уллары Кирилл туды. Кирилл исеме - грек сузеннән – “хужа” дигәнне анлата. Кирилл - акыллы кеше булып уссен һәм уз исемен соклангыч эшләре белән матурласын!
Шуны әйтеп узырга кирәк, 2013 елда Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1733 туу турында акт язылды, узган елга караганда 6% кубрәк.
2013 елда туган балаларга кушылган иң популяр ир-егетләр исемнәре: Артем, Дмитрий, Александр, Матвей, Әмир, Тимур, кызлар исемнәре: Виктория, Елизавета, Полина, Дарья, Мария, Әминә, Азалия, Самирә. Ә иң сирәк очрый торган исемнәрдән яшел үзәнлеләр балаларына Орландо, Лукас, Арман, Николь, Магдалина, Кьяра исемнәре кушканнар.
Гомер буе “Коммунар” колхозында эшләгән. Надежда Семекей кызы хөрмәткә лаеклы кеше. 2014 елның февралендә гражданнар җыелышында юбилярны тәбрикләделәр Нугуманов Рафиль Габдрафик улы, Әгерҗе районының Кулегаш авыл җирлеге башлыгы һәм ГХАТ булеге эшчеләре.
Конкурста җиңгән Салават һәм Рамазан Яхиннар, Эльмира һәм Эльвира Вәлиевалар, Эльвира һәм Эльмира Сафиуллиналар өчен 10 көн дәвамында тавыш бирделәр. Алар барысы да конкурсны бик ошатканнар, канәгать калганнар. "Әлеге конкурс туганнарның, дусларның бердәмлеген күрсәтте. Тавыш бирүдә хәтта күрше республикалар да катнаштылар", – ди игезәкләр. Җиңүчеләргә редакция һәм ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Район хакимиятенең зур утырышлар залында 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар бирү дәвам итә. 12 февральдә 25 яшүсмергә паспортлар тапшырылды, аларны район үзешчәннәре, әти-әниләре һәм хакимият вәкилләре сәламләде, гомергә бер генә була торган олы вакыйга белән котлады. Яңа, беренче паспорт ияләренең һәммәсенә район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары М.Р.Ногманов истәлекле бүләкләр тапшырды..
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның 12 февраленда Ларшиннар Николай Никитич һәм Галина Васильевнаның алтын туйлары булып узды.
Никлоай Никтич һәм Галина василҗевнаның чәчләре чәчкә 1964 елның карлы-буранлы 12 февралендабәйләнә. Ап-ак йомшак кар бөртекләре, әйтерсең лә, аларга хәер-фатиха укып, бергә узасы тормыш юлларын сафлыкка-пакълеккә күмә. Гөрләтеп туй итәләр. Аларның уртак тормыш юлы Мамадыш районы Берёзовский поселогында башлана.
Күрәмсең табигать шулай яраткан, һәр җәмгыять шуны куәтләп раслаган: Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсеннән башка, бер максатка омтылмыйча, бер көйгә бергәләшеп җырламыйча, яши алмыйлар. Николай Никитич белән Галина Васильевнаныңда тормышлары да үрнәк булырлык. Аларның гаилә бишегендә 1 кыз, 1 малай якты дөньяга аваз сала. 1975 елда гаилә Тубән – Кама шәһәренә күчеп килә.
Бүгенге көндә Николай Никитич белән Галина Васильевна лаеклы ялда. Аларның төп терәге уллары Сергей, әти-әнисен кадерләп, тәрбияләп тора.
Николай Никитич белән Галина Васильевна Ларшиннарның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Йола тантаналары йортының мактау китабына кертелде.
2014 елның 11-12 февраль көннәрендә Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең хокук, оештыру һәм кадрлар бүлеге мөдире Захаренко Ольга Николай кызы Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә планлаштырылган тикшерү эшләре белән булды. Тикшерү ГХАТ идарәсе эшчэнлегенең норматив хокук актлары таләпләренә туры китереп эшләве максатыннан үткәрелде.
Тантанада Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районының пенсия бүлеге җитәкчеләре катнашты. Килгән кунакларга сертификат һәм чәчәкләр бүләк ителде.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Пенсия фондының Мамадыш районындагы бүлеге белән тыгыз элемтәдә тора, шул сәбәптән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина район муниципалитеты бинасында узган җирле пенсия бүлегенең хисап җыелышында катнашты.
Җыелышта район башлыгы Анатолий Иванов, Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча бюджет идәрасе бүлеге җитәкчесе Елена Лидонова, оешмалар җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, пенсия фондының Мамадыш районы бүлегенең хезмәткәрләре катнашты.
Пенсия фондының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов барлык катнашучылар алдында хисап тотты: 2013-нче елда эшләнгән эшләргә анализ ясады, 2014 елга куелган максатлар белән таныштырды.