"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" белән берлектә ГХАТ бүлеге "Районың иң матур игезәкләре" конкурсына йомгак ясады

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Конкурста җиңгән Салават һәм Рамазан Яхиннар, Эльмира һәм Эльвира Вәлиевалар, Эльвира һәм Эльмира Сафиуллиналар өчен 10 көн дәвамында тавыш бирделәр. Алар барысы да конкурсны бик ошатканнар, канәгать калганнар. "Әлеге конкурс туганнарның, дусларның бердәмлеген күрсәтте. Тавыш бирүдә хәтта күрше республикалар да катнаштылар", – ди игезәкләр. Җиңүчеләргә редакция һәм ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International