Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Пенсия фондының Мамадыш районы бүлегенең җыелышында катнашты

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Пенсия фондының Мамадыш районындагы  бүлеге белән тыгыз элемтәдә тора, шул сәбәптән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина район муниципалитеты бинасында узган җирле пенсия бүлегенең хисап җыелышында катнашты.

Җыелышта район башлыгы Анатолий Иванов, Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча бюджет идәрасе бүлеге җитәкчесе Елена Лидонова, оешмалар җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, пенсия фондының Мамадыш районы бүлегенең хезмәткәрләре катнашты.

Пенсия фондының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов барлык катнашучылар алдында хисап тотты: 2013-нче елда эшләнгән эшләргә анализ ясады, 2014 елга куелган максатлар белән таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International