ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2014 ел
җомга

Яңа өйләнүчеләр Хәйруллиннар һәм Назировлар гаиләсе, бәрәмнең бөтен матурлыгын үзләрендә тойды. Аларны Актүбә бистәсенең оешма комитетның белгече Понамарева Лилия Шәүкәт кызы котлап китте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Очрашуның кунаклары – Актаныш № 2 санлы мәктәбенең  8 класс укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. Гаилә темасына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. 14 февраль-гашыйклар  көнендә  гаилә корган яшь парларның  язылышу тантанасы шахитлары булдылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  кызлар, егетләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр,  укуларында уңышлар теләделәр. Барысы бу көнне 3 пар язылышты. Гашыйклар көнендә кавышкан парларыбызга бәхетле тормыш, иминлек, мәхәббәтләренең гомерлек булуын телибез.

2014 елның 12 февралендә Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда никах теркәүгә гариза биргән парлар белән тематик лекция – әңгәмә узды. Гашыйклар көне алдыннан уздырылганлекөиядә туй салоннары белән бергәләп туй күлмәкләрен күрсәтү дефилесе булды.

      Бүген 14 февраль көнне- Изге Вәли бәйрәме!Шушы көн инде 15 гасырдан бирле гашыйклар тарафыннан бәйрәм ителә.

“Казан” гаилә узәгендә  бер-берсен яраткан 49 пар узләрен гаилә җепләре белән бәйләде.  Бәйрәмгә чакырылган мимнар барлык килгән кунакларны каршы алып һәм күңелләрне күтәреп, йөрәк формасындагы бүләкләр тапшырды.


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 13 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  Емельяненко гаиләсендә икеләтә юбилей булды: Борис Федорович һәм Александра Алексеевна 50 еллык, ә аларның уллары Андрей Борисович һәм Наталья Джоржевна  25 еллык гаилә бәйрәмен уздырдылар. Бу гаиләләргә иминлек, гаилә тынычлыгы, мәхәббәт, озын гомер телибез.

Бүген, 14 февральдә – Гашыйклар көнендә, шәһәребезнең тарих музеенда ике акция уза.

      Берсе аның “Пар гашыйкларга бер билет” дип атала: егет белән кыз музейга сатып алынган бер билет белән керә. Анда яшьләр гашыйклар күперчегендә фотога төшә ала, фотоларны социаль челтәрдә урнаштырырга мөмкин.

    Конкурсның җиңүчеләренә музейда оештырылган күргәзмәгә билетлар бүләк ителәчәк.

   Шулай ук Артур – Эльвира, Андрей – Маргарита,  Настя – Руслан исемле парлар да лаек була ала.

2014 елның 14 февралендә Боровецкий бульварында яшьләрнең инициатив оешмасы “Энергия жизни” мәхәббет агачын урнаштыра.

ЗАГС бүлеге белгечләре Тәтеш муниөипаль районында уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар.Һава торышының салкынрак булуы да чаңгыда ярышу теләген һәм кәефен төшермәде. Һәр катнашучы әлеге чарадан үзенә күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.

Бу чабышта олысыннан кечесенә кадәр чаңгычылар катнашты. Финишка килүчеләрнең елмаюлы, шатлыклы йөзләре ярышта катнашучылар өчен иң зур бүләк булды. ЗАГС хезмәткәрләре шулай ук “Лыжня России 2014»тә катнаштылар.

Бәйрәм киләчәк Изге Вәли көненә багышланган иде.

   Шушы бәйрәм күнелсез бер вакыйга белән бәйле булуына карамастан, аны зурлар да, кечеләр дә күптәннән инде бәйрәм итә. Рим императоры ир-атлар үзләрен дәүләткә күбрәк багышласыннар дип, өйләнергә ярамый дигән указ чыгара. Ләкин Вәли бер-берсен яраткан парларны яшрен генә язылыштырып, узе җәзага тартыла.

   Бүген инде яраткан парлар бер-берсен котлап йөрәк формасындагы бүләкләр тапшыралар. “Казан” гаилә үзәгенең ак холында килгән кунакларга чәчәкләр һәм Изге Вәли бәйрәменә багышланган бүләкләр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International