2014 елның 12 февралендә Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда никах теркәүгә гариза биргән парлар белән тематик лекция – әңгәмә узды. Гашыйклар көне алдыннан уздырылганлекөиядә туй салоннары белән бергәләп туй күлмәкләрен күрсәтү дефилесе булды. Модель кызлар белән беррәттән 2013 елда кияүге чыккан кызлар да туй күлмәкләрен күрсәттеләр.
Яшь парлар каршында шулай ук гаилә психологлары, “Этиләр союзы” председателе В.Ю.Соленов, ГХАТ идарәсе белгечләре чыгыш ясадылар.
Гаилә – яраткан кешең янәшәдә булу!
Гаилә – кечкенә дөнья, аны сакларга кирәк!