ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барлык сораулар буенча консультацияләр, гражданлык хәле актларының кабат таныклыкларын, никахлашу, балигъ  булмаган уртак балалары булмаган, ике як ризалыгы белән аерылышу  турындагы гаризаларны кабул итү каралган.

Изге Вәли көнен инде күптәннән бәйрәм итеп киләләр. Шушы бәйрәмнең каян килеп чыгуын сөйләп, аналарның нинди зур иһтирамга лаек булуларын бәйрәмдә искәртеп киттеләр. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды җитәкчесеннән һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады.

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 11 февраль көннендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Махотина Бэлла Ивановна Түбән Уратма авыл җирлегендә үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә катнашты.  Башка сораулар белән беррәттән, Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, депутат Әнәс Миннәхмәтов һәм Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина авыл мәдәният йортын ремонтлау һәм шунда никах теркәү залы булдыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында авыл клубы бинасы кичектергезез ремонтка мохтаҗ икәнлеге ассызыкланды һәм башкарылачак эшләрнең күләме белән вакыты билгеләнде. Түбән Уратма авыл җирлегендә гражданлык хәле актларын теркәүне оештыруы турында сүз алып барганда, Бэлла Ивановна барлык эшләрнең дә вакытында башкарылуын һәм авыл җирлеге сәркатибе Гөлүсә Хакимованың һөнәри осталыгын югары бәяләп, аңа Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алугаилә өчен бик мөһим вакыйга. 2014 елның 11 февралендә  Яр Чаллы шәһәре ДАССУ “Кама балалар үзәгендә”  Ксения Александровна Овчинникованы  каршы алу тантанасы узды. Яшь әти-әниләрне Светлана Германовна һәм Александр Борисовичны беренче сабыйлары белән котларга туганнары да килгән.

    Яшь әти Александр без көнне дулкынлану белән көткән һәм әзерләнгән: шарлардан ясалган ләкләк кошы аларга бәхет һәм шатлык теләде.

     Светлана һәм Александрны ГХАТ идарәсе чын күңелдән котлый: Ксениянең бар тормыш юлы куанычта, иминлектә узсын.

Алар Кемерово өлкәсе Киселев шәһәрендә шахтада эшләгәндә танышалар. 1954 нче елның 7 нче февралендә тормыш юлларын бергә башлап җибәрәләр.

Бәхетле парлар 60 ел бергә яшәү дәверендә 3 баһадир егет тәрбияләп үстерәләр. Икесе Чаллыда, берсе Чиләбедә үз гаиләләре белән матур гына тормыш итәләр. Дүрт оныклары, ике оныкчыклары бар. 2000 нче елда язмыш аларны туган якларына кайтара.

Хәйдәр абый бик актив кеше. Ул үзенең фикерләре, киңәшләре, эшләре белән һәрвакыт авыл җирлегенә булышып тора.

Юбилярларны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары һәм кунаклар килгән иде. Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын аларга.

2014 нче елның 11 февралендә «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре  яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!»  дип аталган чара үткәрделәр.  Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу  бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында  яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге белгече Ландыш Ананьева сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды. 

10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның февраль ае башында Түбән Кама районының  Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгече Әлфия Хаппанова“ Форпост” балалар оешмасы белән очрашу үткәрде. “Түгәрәк өстәл” форматында уздырылган очрашу  барышында балалар Кама Аланы поселогындагы демографик хәлнең торышы белән  кызыксынды. Поселокта 2013 елда күпме сабый туган, никадәр никах теркәлгән һәм аерулышучыларның санын белергә теләп, “Форпост” балалар оешмасының вәкилләре Әлфия Хаппановага төрле сораулар бирделәр. Балаларның  үзләре өчен ачкан тагын бер яңалыгы - никахларның Кама Аланы поселогында 1983 елда теркәлә башлавы. Әлеге тантаналарның фотосүрәтләрен туплаган истәлекле альбомны карау балаларны бик нык тәэссирләндерде.  

Мондый эчтәлектәге очрашуларның гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь буында бер-береңә хөрмәт,  ихтирам хисе кебек сыйфатларны тәрбияләүдә әһәмияте бик зур.   

Бы вакыйга, чыннан да, бөтен гаилә әгъзаләре өчен горурлану өчен сәбәп. Авырлыкларга да карамастан юбилярларыбыз бер-берсенә карата мәхәббәтләрен саклап калганнар һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр итеп 2 балаларын, 3 оныкланын һәм 4 оныкларының балаларын тәрбияләгәннәр. Шушы еллар буе алар гаилә учагын саклап буыннан буынга күчкән гореф-гатәтләрне балаларына тапшырган. Николай Александрович Бөек Ватан сугышында була, 1941 елны яралана, 1943 елда хастаханәдән терелеп чыккач дусты янына Казанга килә, ул аны булачак хатыны Анна Федоровна белән таныштыра. Бер ел чамасы очрашып йөргәч алар 1944 елның 10 февралендә Шәһәр ГХАТ бүлегендә никахлашалар. Туйдан соң яшьләр Украинага китәләр. Николай Александрович колхоз председателе булып эшли. 1947 елда Казанга кайталар. Николай Александрович “Спартак” аяк-киеме фабрикасында эшли. 

Галиевлар   гаиләсе  безнен жирлектә тәртипле, тәрбияле,  акыллы, урнәк   гаилә  булып санала.  Алар  зур тормыш юлын уздылар, колхозда эшләп  лаеклы   ялга  чыккачта  тик  тормыйлар, уз  хужалыкларында бал кортлары   тотып ,  яшелчәсен  устереп   яшиләр.  Алар  5  баланын  яраткан хормәт иткән әти-әниләре, 9 оныкнын һәм 5  оныкчыкнын  яраткан  әби –бабалары. 10 февраль коне Тәбәрле авыл  жирлеге башлыгы, башкарма комитеты  житэкчесе урынбасары  Галиевлар  гаиләсен  ЗУР ЮБИЛЕЙЛАРЫ  белән котлады, рәхмәт хаты  һәм истәлекле  буләк  тапшырды.

2014 елның 10 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2013 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2014 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.

    Узган елда Яр Чаллы шәһәрендә 8762 бала туган. Алдагы 2012 ел белән чагыштырганда 102 сабыйга күбрәк. Шуларның 4492се- малай, 4270се-кыз бала. Игезәкләрнең саны да 90 парга арткан. Иң өлкән бала табучы әнигә              50 яшь.  Яңа туган сабыйларның 47% - беренче балалар. Гаиләдә икенче, өченче балаларның тууы да арткан. Шәһәребездә туу үлүдән өстенлек итә. 2013 елда 4192 үлү турында гражданлык акты төзелгән: 57% - ирләр, шуларның 44%  60 яшькә кадәр. Шулай итәп, халыкның табигый үсеше 4570 кеше тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International