Агымдагы елның февраль ае башында Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгече Әлфия Хаппанова“ Форпост” балалар оешмасы белән очрашу үткәрде. “Түгәрәк өстәл” форматында уздырылган очрашу барышында балалар Кама Аланы поселогындагы демографик хәлнең торышы белән кызыксынды. Поселокта 2013 елда күпме сабый туган, никадәр никах теркәлгән һәм аерулышучыларның санын белергә теләп, “Форпост” балалар оешмасының вәкилләре Әлфия Хаппановага төрле сораулар бирделәр. Балаларның үзләре өчен ачкан тагын бер яңалыгы - никахларның Кама Аланы поселогында 1983 елда теркәлә башлавы. Әлеге тантаналарның фотосүрәтләрен туплаган истәлекле альбомны карау балаларны бик нык тәэссирләндерде.
Мондый эчтәлектәге очрашуларның гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь буында бер-береңә хөрмәт, ихтирам хисе кебек сыйфатларны тәрбияләүдә әһәмияте бик зур.