Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык Хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Уратма авыл җирлегендә үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә катнашты

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

2014 елның 11 февраль көннендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Махотина Бэлла Ивановна Түбән Уратма авыл җирлегендә үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә катнашты.  Башка сораулар белән беррәттән, Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, депутат Әнәс Миннәхмәтов һәм Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина авыл мәдәният йортын ремонтлау һәм шунда никах теркәү залы булдыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында авыл клубы бинасы кичектергезез ремонтка мохтаҗ икәнлеге ассызыкланды һәм башкарылачак эшләрнең күләме белән вакыты билгеләнде. Түбән Уратма авыл җирлегендә гражданлык хәле актларын теркәүне оештыруы турында сүз алып барганда, Бэлла Ивановна барлык эшләрнең дә вакытында башкарылуын һәм авыл җирлеге сәркатибе Гөлүсә Хакимованың һөнәри осталыгын югары бәяләп, аңа Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International