Бы вакыйга, чыннан да, бөтен гаилә әгъзаләре өчен горурлану өчен сәбәп. Авырлыкларга да карамастан юбилярларыбыз бер-берсенә карата мәхәббәтләрен саклап калганнар һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр итеп 2 балаларын, 3 оныкланын һәм 4 оныкларының балаларын тәрбияләгәннәр. Шушы еллар буе алар гаилә учагын саклап буыннан буынга күчкән гореф-гатәтләрне балаларына тапшырган. Николай Александрович Бөек Ватан сугышында була, 1941 елны яралана, 1943 елда хастаханәдән терелеп чыккач дусты янына Казанга килә, ул аны булачак хатыны Анна Федоровна белән таныштыра. Бер ел чамасы очрашып йөргәч алар 1944 елның 10 февралендә Шәһәр ГХАТ бүлегендә никахлашалар. Туйдан соң яшьләр Украинага китәләр. Николай Александрович колхоз председателе булып эшли. 1947 елда Казанга кайталар. Николай Александрович “Спартак” аяк-киеме фабрикасында эшли. Аның 40 еладан артык эш стажы бар. Анна Федоровна да Бөек Ватан сугышы ветераны, ул сугыш вакытында хәрби киемнәр тегү фабрикасында эшли. Сугыштан соң балалар тәрбияләүгә тормышын багышлый.
Казан шәһәре Идел буе ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Верещинскийлар гаиләсен өйләрендә котлап Казан шәһәре мэре исеменнән бүләк һәм тәбрикләү адресы тапшырдылар. Тагын бер бүләк җылы юрган Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнарының администрациясеннән булды. Чын күнелдән булган тәбрикләүләр һәм бүләкләр юбилярларның күнелләрен йомшартты. Николай Александрович белән Анна Федоровнага озын һәм бәхетле гомер телибез.