Алар Кемерово өлкәсе Киселев шәһәрендә шахтада эшләгәндә танышалар. 1954 нче елның 7 нче февралендә тормыш юлларын бергә башлап җибәрәләр.
Бәхетле парлар 60 ел бергә яшәү дәверендә 3 баһадир егет тәрбияләп үстерәләр. Икесе Чаллыда, берсе Чиләбедә үз гаиләләре белән матур гына тормыш итәләр. Дүрт оныклары, ике оныкчыклары бар. 2000 нче елда язмыш аларны туган якларына кайтара.
Хәйдәр абый бик актив кеше. Ул үзенең фикерләре, киңәшләре, эшләре белән һәрвакыт авыл җирлегенә булышып тора.
Юбилярларны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары һәм кунаклар килгән иде. Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын аларга.