Тормышларында авырлыклар да, төрле сынаулар да булды. Әмма алар һәрвакыт бергә булдылар, шатлык һәм кайгыны бергә уртаклаштылар, ныклы һәм тату гаиләне саклап кала алдылар, үз эшләренә, бер-берсенә тугрылык хисләрен гомер буена югалтмадылар. Ярты гасыр буена яшьлек мәхәббәтләрен саклаган бу бәхетле парны котлауны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре юкка гына 14 февральгә билгеләмәгән.
“Татулык һәм иминлек булган җиргә, Аллаһ бәрәкәт бирә” дип халык юкка гына әйтмәгән. Бу сезгә дә кагыла. Чөнки алтын туйга кадәр тигезлектә яшәү һәркемгә дә бирелми. Сезне балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз озак еллар буена куандырсын! Озак һәм бәхетле тормышта яшәгез, һәрвакыт сәламәт булыгыз! Гаилә – җәмгыятьнең ячейкасы. Ничек кенә булмасын ул дөньяның бер өлеше, үзенең кечкенә дөньясы. Тулы бер дөнья. Сезне мәхәббәт белән тулы, изгелек һәм үзара аңлашу дөньясы барлыкка килүнең юбилее белән котларга телим, – диелә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф.В.Козыреваның Матвеевлар гаиләсенең бергә яшәвенә 50 еллык юбилее белән котлавында.
2014 елның 10 февралендә киңәшмә-планерка узды. Анда Совет бүлекләре һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитетлары җитәкчеләре катнаштылар.
ГХАТ бүлеге мөдире Вера Белова-Реутина хезмәт эшчәнлеге һәм 2013 нче елның демографик күренешләре турында чыгыш ясады.
2014 елның 9 февраль көнендә Балтач муниципаль районында “Лыжня России- 2014” ярышлары булып узды. Бәйрәмне район башлыгы Р.Р.Нотфуллин матур теләкләре белән ачып җибәрде. Ярышларда Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре актив катнашты һәм бүлек мөдире З.Р.Әхмәтханова хатын-кыз җитәкчеләр арасында 3 нче урынга лаек булды.
Килдеш авылында яшәүче Михеевлар пары бергәләп яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.Бу җылылык һәм эчкерсезлекнең якты мисалы, парларның бер-берсен ихтирам итеп яшәүләрен дәлилли. Әлеге сирәк очрый торган, ләкин кыйммәтле булган вакыйга белән котларга район вәкилләре, авыл җирлеге, авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм җәмәгать оешмалары килделәр.
Терентий Захарович һәм Александра Тихоновна 65 елга сузылган тормыш юлын үтүчеләр. Алар ярты гасырдан артыграк бергә, ягъни “иңне – иңгә” куеп яшиләр. Нинди генә авырлыкларга очрасалар да, кайгы-хәсрәтләрне һәм мәшәкатьләрне бергәләп үттеләр.
Авыл җирлеге Башлыгы В.С.Исаев Михеевлар семьясына күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен үзенең ихтирамын белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының игътибарлы һәм терәк булуларын теләп истәлекле бүләк һәм Килдеш авылы турында язылган “В веренице времен” китабын тапшырды. (Бу китапта Михеевлар семьясы турында 3 битлек хикәя урнаштырылган.) Мәдәният хезмәткәрләре юбилярларлар хөрмәтенә җырлар башкардылар.
Юбилярларның хәтирәләрен һәм яшь буынга теләкләрен видеокамерага яздырдылар һәм әлеге язма авыл китапханәсендә булдырылган “Халык архивы”нда сакланачак.
“Россия чаңгы юлы” һәр ел үткәрелә һәм олы кышкы бәйрәм булып санала. Ярышларның максаты – өлкәннәрне һәм яшьләрне һәрдаим чаңгы ярышларына җәлеп итү һәм киләчәктә халык арасында физик культура һәм спортны киң җәелдерү.
Әлеге ярышта Кама Тамагы МР башлыгы урынбасары, Кама Тамагы МР Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары, Кама Тамагы МР башлыгы ярдәмчесе, Кама Тамагы МР Советы һәм Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, шулай ук
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре актив катнаштылар.
9 февральдә Буа муниципаль районында массакүләм “Россиянең чаңгы юллаыр-2014” чаңгы бәйгесе узды. Бу чара ел саен зурлап үткәрелә һәм кышкы бәйрәм генә булып калмыйча зур гаилә бәйрәменә әйләнә. Катнашучылар башка еллардагыга караганда күп булулары белән аерылып тордылар һәм 1400 кешегә җиттеләр. Катнашучылар арасында иң яшь чаңгычыга 5 яшь булса, иң өлкәненә – 76 яшь. Шулай ук чаңгы бәйгесендә гаиләләре белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Россия чаңгы юлы“ ярышларының быелгы иң яшь спортчысы – Николай Тимирясовка район башлыгы Наил Зарипов бер пар чаңгы бүләк итте.
“Николай Андриянович, син районыбызның иң көчле, иң батыр һәм иң нык егетләренең берсе“, диелгән Коля исеменә адресланган Рәхмәт хатында. Малайның әти-әнисен дә атналык планеркага чакырып, спортта актив булулары өчен рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Сосновка авылында яшәүче Тимирясовлар гаиләсе районның барлык спорт чараларында да өлгер.
9 февраль көнендә Чулман елгансының ярында Балык Бистәлеләре чаңгы ярышына җыедлы. Аларны районыбызның узешчән артистлары һәм иҗади коллективлары каршы алды. Җырлар һәм театральләштергән номерлар белән чаңгы ярышучуыларның кунңелләрен кутәрделәр. Районыбызның башлыгы Валиев Илһам Госман улы катнашучыларга уңышлар, җинүләр теләп ярышны ачып җибәрде. Беренче булып мәктәп укучылары, алардан соң көллият студентлары эстафетага басты. Иң соңыннан хезмәт оешмаларның катнашучылары чаңгы юлында үз юлларын алдылар. Алар арасынды ГХАТ бүлегенең хезмәткәрләре дә бар иде.
Җиңү бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе ГХАТ бүлегенең хезмәткәрләре сугыш ветераны Гыйлемҗанов Хосәен Гыйлемҗан улы гаиләсенә ярдәм күрсәтә башлады. Атна саен анын янына барып, сәләмәтлеге турында кызыксынып, өй буенча эшләр башкарыла. Без үз чиратыбызда ветеранның булган теләкләрен төрле социаль оешмаларына җиткерәбез.