ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2014 ел
якшәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре актив һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары. Шул уңайдан 9-нчы февраль көнне узган  “Россия чаңгы юллары-2014” спорт ярышында бар коллектив белән катнашты. Шунысы игътибарга лаек, чаңгы ярышы районда елдан ел популярлаша бара.

Традиция буенча, быел да берничә төркемле старт игълан ителде: балалар, мәктәп укучылары, яшьләр, хезмәт яшендәгеләр, ветераннар, гаилә белән йөгерү. Шәһәрдә чангы шуу өчен әзерләнгән  өч мәйданда концерт номерлары, сату урыннары әзерләнгән иде.

8
февраль, 2014 ел
шимбә

“Алтын” юбилярлар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

Шатлык тулы якты көннәр

Сезгә гел юлдаш булсын

Бүгенге матур мизгелләр

Гел кабатланып торсын!

 

         Кадерле юбилярларны гаилә бәйрәрәмнәре белән котларга балалалары, туганнары килделәр.

Күңелләрдә шәфкать хисе сүнмәсен...

Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында унсигезенче хәйрия марафоны булды.

Марафон барышында ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен махсус исәп-хисап счетына 697 мең сум акча керде.

Татарстан Републикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ  бүлеге дә үз өлешен керте. 


7
февраль, 2014 ел
җомга

2014 нче елның 7  нче февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре никахлашучы яшҗләргә  XXII Кышкы Олимпия уеннары символикасы төшерелгән истәлекле бүләк тапшырдылар. 7 нче февральдә старт алып 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк 22 нче Кышкы Олимпия уеннары барышында Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсенең тантаналар залында 180 кәләш белән кияүнең никахлары законлы рәвештә теркәләчәк. Һәрбер гаиләнең тормыш корып яшәүнең дәвамлылыгы буенча  үз рекордларын  куярга мөмкинлекләре чиксез зур.

 

      2014 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Зарипова Эльмира Әмир кызы Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск районнарының ГХАТ бүлекләрендә  булды.

Алабугада Татарстан Республикасы икътисад үсеше министрлыгы вәкилләре МФЦлар эшчәнлегенә багышланган укулар уздырды. Укуларда районның башка учрежденияләре белән беррәттән, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 8 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. Гиззатуллиннар һәм Курмышкиннар гаиләсендә өченче булып туган сабыйларга туу турындагы таныклык тапшырылды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм яңа туган сабыйларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды. “Автоградбанк” өстәмә офисы башлыгы И.В.Гавчева           әти-әниләрне “Автоградбанк”аша ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.

Шулай ук КПК “Столичное кредитное товарищество” һәм  “Деньги в помощь” вәкилләре Л.В.Ерусланова һәм Н.Н.Малютина хәбәрләр белән чыгыш ясадылар.

Ел башыннан районыбызда 23сабыйның тууы теркәлде.

2014 нче елның 7 февралендә Сочи шәһәрендә  XXII нче кышкы Олимпиада уеннары ачыла. Миллионлаган кеше бу  ачылу тантанасын түземсезлек белән көтә.

     Безнең спортсменнарны котлап Тантана сараенда 18 яшь пар үзләренең никахларын теркиләр.

   Нык,акыллы, уңышлы яшҗ кешеләр кубрәк булганда, безнең шәһәр тагын да ныграк, бөегрәк була.

Эльмира Әмир кызы Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе белән очрашты, беренче тапкыр Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә булды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Эльмира Әмир кызы гражданнар хәле актларының  дөрес һәм тәңгәл язылышын тикшерде.

Юбилярлар үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар. Аларга Казан шәһәре мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Парлар шулай ук 10 елдан булачак “зәркән” туйларына чакыру алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International