Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чираттагы “Россия чаңгы юллары-2014” спорт ярышында катнашты

2014 елның 9 феврале, якшәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре актив һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары. Шул уңайдан 9-нчы февраль көнне узган  “Россия чаңгы юллары-2014” спорт ярышында бар коллектив белән катнашты. Шунысы игътибарга лаек, чаңгы ярышы районда елдан ел популярлаша бара.

Традиция буенча, быел да берничә төркемле старт игълан ителде: балалар, мәктәп укучылары, яшьләр, хезмәт яшендәгеләр, ветераннар, гаилә белән йөгерү. Шәһәрдә чангы шуу өчен әзерләнгән  өч мәйданда концерт номерлары, сату урыннары әзерләнгән иде.

Әйтергә кирәк, Мамадыш районының барлык авыл җирлекләрендә авыл башлыгы һәм сәркәтипләр ярдәме белән авыл халкы өчен спорт ярышлары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International