Тәтеш районының авыл җирлекеләрендә озак еллар дәвамында бергә яшәүче парларның юбилейларын тантаналы рәвештә котлаулар үткәрелә

2014 елның 9 феврале, якшәмбе

Килдеш авылында яшәүче Михеевлар пары бергәләп яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.Бу җылылык һәм эчкерсезлекнең якты мисалы, парларның  бер-берсен ихтирам итеп яшәүләрен дәлилли. Әлеге сирәк очрый торган, ләкин кыйммәтле булган вакыйга белән котларга район вәкилләре, авыл җирлеге, авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм җәмәгать оешмалары килделәр.

     Терентий Захарович һәм Александра Тихоновна 65 елга сузылган тормыш юлын үтүчеләр. Алар ярты гасырдан артыграк бергә, ягъни “иңне – иңгә” куеп яшиләр. Нинди генә авырлыкларга очрасалар да, кайгы-хәсрәтләрне һәм мәшәкатьләрне бергәләп үттеләр.

      Авыл җирлеге Башлыгы В.С.Исаев Михеевлар семьясына күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен үзенең ихтирамын белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының игътибарлы һәм терәк булуларын теләп истәлекле бүләк һәм Килдеш авылы турында язылган “В веренице времен” китабын тапшырды. (Бу китапта Михеевлар семьясы турында 3 битлек хикәя урнаштырылган.) Мәдәният хезмәткәрләре юбилярларлар хөрмәтенә җырлар башкардылар.

      Юбилярларның хәтирәләрен һәм яшь буынга теләкләрен видеокамерага яздырдылар һәм әлеге язма авыл китапханәсендә булдырылган “Халык архивы”нда сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International